Татарстан Мөфтиенең Туган тел көне уңаеннан мөрәҗәгате

21.02.2025 09:50

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле дин кардәшләрем!

Газиз милләттәшләрем!

Бүген – Халыкара туган тел көне. Бу дата дөньяның барча халыкларына үз телләрен һәм рухи мирасын саклау мәсьәләләре хакында искә төшерә. Раббыбыз кешелекне күптөрле итеп яраткан: һәр милләтнең үз мәдәнияте һәм теле бар. Һәрберебезгә Ул үз халкының дәвамчысы булып туарга язган. Коръәндә болай диелә:

وَمِنْ آيَاتِهِ خَلْقُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَاخْتِلَافُ أَلْسِنَتِكُمْ وَأَلْوَانِكُمْ إِنَّ فِي ذَلِكَ لَآيَاتٍ لِّلْعَالِمِينَ

Мәгънәсе: “Күкләрне һәм җирне яралтуы да, телләрегезнең һәм төсләрегезнең төрлелеге дә — Аның билгеләреннән. Һичшиксез, монда белгәннәр өчен билгеләр бар” ("әр-Рум" сүрәсе, 22 аять). Бу аятьтән аңлашылганча, җир йөзендә күп телләрнең булуында Аллаһының Хикмәте һәм Кодрәте бар, һәм безнең изге бурычыбыз — туган телебезне Аның әманәте итеп саклау. Бер милләт вәкиле булып тууын кеше Раббыбызның ихтыяры итеп кабул итәргә тиеш һәм халкын үзенең Яралтучысына якынайту өчен тырышлыклар куярга тиеш. 

Туган телебезне - татар телен онытмагыз, газиз милләттәшләрем! Аны саклау һәм баету өчен, Раббыбыз милләтебезгә Тукай кебек шәхесләрне бүләк иткән. Бу кыйммәтне югалтырга хакыбыз юк.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы