Актанышның Җәмигъ һәм Бүләк мәчетләрендә көн саен ифтарлар оештырыла

08 июнь 2017 ел 16:25
Актанышның Җәмигъ һәм Бүләк мәчетләрендә көн саен ифтарлар оештырыла

Рамазан аен райондашларыбыз күркәм эш-гамәлләр кылып үткәрә. Көндез уразада булган мөселман кардәшләребез кичләрен ифтар мәҗлесләрендә очрашалар, мәчетләребезгә тәравих намазына җыелалар.

Актанышта Җәмигъ һәм Бүләк мәчетләрендә көнаралаш 70-80 кешелек ифтар мәҗлесләре үтә. Пәйгамбәребез с.г.в. да, ураза тотучыны бер бөртек җимеш һәм бер йотым су белән булса да ифтар кылдырыгыз, дигән. Андый изге нияте булучы райондашларыбыз өчен мәчетләрдә ярдәм күрсәтү өчен “ифтар мәҗлесе өчен” дип язылган махсус тартмачыклар булдырылган.  Матди ярдәм күрсәтүчеләргә ифтар мәҗлесләреннән соң, исәнлек-саулык, тормышларына бәрәкәт теләп дога кыла ураза тотучы кардәшләребез.

 15 июнь – республика ифтарында Казан шәһәрендә 15000 кеше катнашыр дип фаразлана,  анда актанышлылар да барырга ниятли.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:58
Кояш чыга
6:02
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
29
30
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100