Әлки районының Түбән Алпар авылында яңа мәчет сафка басты. Мәчет ачылышында район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев, мөфтинең урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин, район башлыгы Александр Никошин, район башлыгы урынбасары Билалов Рәшит, Түбән Алпар авылы халкы, төрле яклардан килгән кунаклар катнашты. Мансур хәзрәт Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән мәчет ачылу тантанасына җыелганнарны сәламләде, рәхмәт хаты тапшырды. Ирек хәзрәт авыл халкын мәчет ачылу белән котлады, мәчеткә йөрү мөһимлеге турында вәгазь сөйләнде. Хакимиять вәкилләре дә кайткан кунаклар да авыл халкын мәчет ачылу белән котлады. Мәчеткә “Алпар” исеме бирелде.
Әлкидә "Алпар" мәчете ачылды
26 июнь 2017 ел 10:10

Соңгы яңалыклар

Чаллы Яр мәчете Мәүлид аена багышланган "Без Мөхәммәд өммәте" исемле чара оештырды
31 октябрь 2022 ел 11:07

Тимур хәзрәт Ибраһимов Казан шәһәренең 67нче номерлы мәктәбендә тантаналы чараларда катнашты
18 октябрь 2022 ел 14:45
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы