Кичә Базарлы Матактның “Шәүкәт” мәчетендә мөселман балалары өчен җәйге рухи-сәламәтләндерү үзәге ачылды. Әлеге чарада имам-мөхтәсиб Ирек хәзрәт катнашты. Ул балаларның ата-аналарына балаларга дини тәрбия бирү әһәмияте турында вәгазь сөйләде. Балаларга ислам дине нигезләре турындагы дәресләрне, әдәп-әхлак сабакларын “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкерте Айназ Борһанов бирәчәк. Лагерь 1 августка хәтле дәвам итәр дип көтелә.
Базарлы Матакта балаларны ислам дине нигезләренә өйрәтәләр
03 июль 2017 ел 11:39
    
             
                                            Соңгы яңалыклар
Ел әйләнәсендә эшләячәк мөселманча мал чалу комплексы белән башка төбәкләрдә дә кызыксыналар
29 гыйнвар 2018 ел 16:53
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
4:41
Кояш чыга
6:47
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:12
Ахшам намазы
16:06
Ястү намазы
17:49




