Чистайда Коръән уку конкурсында 80 бала ярышты

31 октябрь 2017 ел 10:03
Чистайда Коръән уку конкурсында 80 бала ярышты

29 октябрьдә Чистайда балалар арасында Коръән укучылар конкурсы узды.

Бәйгедә Чистай шәһәреннән һәм районыннан 80 бала катнашты, аның иң кечкенәсенә 3 яшь, ә иң өлкәненә 17 яшь иде. Жюри составына “Иман” мәчете имам-хатыйбы Гадел хәзрәт Мөхәммәтшин һәм мәчет каршындагы курслар мөгаллиме Тимур хәзрәт Матвеев керде.

Барлык катнашучылар (егетләр һәм кызлар) өч яшь категориясенә бүленде: өч яшьтән алты яшькәчә, җиде яшьтән ун яшькәчә һәм унбер яшьтән унҗиде яшькәчә. Конкурсантлар Коръәнне дөрес һәм аһәңле итеп уку буенча ярыштылар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча һәр яшь категориясе буенча өчәр җиңүче билгеләнде.

Конкурс җиңүчеләрне бүләкләү белән төгәлләнде. Аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, шулай ук барлык катнашучыларга грамоталар бирелде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:23
Кояш чыга
5:30
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
5
Rambler's Top100