10 ноябрьдә Балтач мөселманнары күңелләрен белем, мәгърифәт нуры белән баету, калебләрен сафлау өчен Үзәк мәчеткә гыйлем мәҗлесенә җыелды. Очрашуның төп кунагы Лениногорск районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин иде. Ул бүгенге көндә мөселманнар өчен бик актуаль булган мәсьәләләрнең берсе - әдәп-әхлак темасына тукталды. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәм аның сәхәбәләре мисалында үзебезне тәрбияләргә, бер-беребезгә сабыр булып, үзара хакларыбызны хаклап, үрнәк әхлаклы булып яшәргә чакырды.
Балтачта вәгазь кичәсе узды
10 ноябрь 2017 ел 20:55
Соңгы яңалыклар
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
5:26
Кояш чыга
7:42
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
13:30
Ахшам намазы
15:20
Ястү намазы
17:13




