Буа мөхтәсибәте вәкилләре районыбызның Норлат авылында яшәүче Каюмов Данис исемле гарип бала турында ишеткәч, битараф калмады. Имамнар җыелышында Буа мәчете һәм авыл имамнары, авыру баланың хәленә кереп, аңарга ярдәм итәргә ашыктылар. Шунда ук кем күпме акчалата ярдәм итә алды, шуның кадәр бирде. Барлыгы 32700 сум җыелды. Бу матди ярдәмне мөхтәсибебез икенче көнне үк гаиләсенә тапшырды. Данискә озакламый Курган өлкәсендә операция ясау каралган. Аллаһы Тәгалә гаиләсенә сабырлык, Данискә файдасын бирсен. Амин.
Буа шәһәре һәм авыл имамнары ярдәм кулы сузды
04 декабрь 2017 ел 16:03
Соңгы яңалыклар

Габдерәүф хәзрәт Зәбиров мәдрәсә шәкертләренә Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ турында 2 томлык китап бүләк итте
17 декабрь 2021 ел 09:03

Казан шәһәре Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары мөхтәсибәте имамнары җыелышы узды
14 декабрь 2021 ел 16:47
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы