Адав-Толымбай авылында Мәүлид кичәсе үтте

07 декабрь 2017 ел 18:08
Адав-Толымбай авылында Мәүлид кичәсе үтте

Бүген  Буа районы Адав-Толымбай авылында Мәүлид кичәче булып узды. Кичәдә авыл имамы Лионард  хәзрәт Гыйззәтуллин, “Хаҗилар” мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов, Шамил хәзрәт Вәлиуллин, мөслимәләр җитәкчесе Гөлирә ханым Фаик кызы катнашты. Авылда беренчеләрдән булып балаларны укытып йөрүче Сафиуллина Фәния абыстай шәкертләре чыгыш ясады. Алар Пәйгамбәребез турында шигырьләр сөйләделәр, мөнәҗәтләр башкардылар. Үзләренең белемнәре белән авыл халкын сөендерделәр.

Фәһим  хәзрәт Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормыш юлы турында сөйләде. “Шулай бердәм булып, мәчеткә йөреп, дин сабакларын алып яшәргә Аллаһы насыйп итсен”, – диде хәзрәт.

Гөлирә абыстай авыл мөгаллимәсе Мөлекова Гөлсинә абыстайның авыр хезмәтен бәяләде, халыкны укытканы өчен олы рәхмәтен җиткерде. Буа мөхтәсибәте исеменнән Гөлирә ханым Гөлсинә абыстайга гомер бәйрәменә рәхмәт хаты тапшырды.

Чара Мәүлид бәйрәменә әзерләнгән мул табын артында тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:58
Кояш чыга
6:02
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
15:00
Ахшам намазы
16:59
Ястү намазы
18:39
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
29
30
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100