Буада “Кошларга ярдәм ит” акциясе тәмамланды

09 февраль 2018 ел 14:32
Буада “Кошларга ярдәм ит” акциясе тәмамланды

Буа мөхтәсибәтендә “Кошларга ярдәм ит!” дип исемләнгән акция төгәлләнде.

Гыйнвар аенда Буа мөхтәсибәте яшьләр бүлеге белән берлектә “Җимлекне үзең яса!” дигән конкурс игълан иткән иде. Шул конкурс турында ишеткәч, бар халык бердәм булып, бик теләп катнашырга ашыкты.

8 февраль көнне Буа мәдрәсәсе бинасында бу мөһим бәйгегә нәтиҗә ясалды. Имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов җимлек ясап килгән кунакларга канатлы дусларыбызны салкын кышларда ашату никадәр әһәмиятле булуы турында җиткерде. Яшьләр бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Сафиуллин мөселман кардәшләребезгә үзенең рәхмәтен белдерде. Барлык җимлекләр дә үзенчәлекле итеп, бик матур итеп ясалган. Алар барысы да призлы урыннарга лаек. Ни әйтсәң дә бәйге бәйге инде, җиңүчесе булырга тиеш. Шулай итеп, җиңүчеләрне ачыклап китәбез, диде И.Сафиуллин. 
Беренче урын – "Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүче Исхакова Камилә. Җитәкчесе – Галимова Г.А.
Икенче урын – Салихова Зилә, 2 номерлы лицей-мәктәп укучысы. 
Өченче урын: М.Вахитов исемендәге гимназия укучысы Сафиуллин Ильяс. Җитәкчесе Сафиуллин М.С. 
Урын алучылар Буа мөхтәсибәтеннән истәлекле бүләкләр һәм мактаулы кәгазьләре белән бүләкләнде. 
Кошлар ашханәсе Буа мәчетләре, балалар бакчалары территориясенә эленеп куелачак. Мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов әлеге акциягә кушылган барча буалыларга, яшьләр бүлеге җитәкчесе Илнур Сафиуллинга олы рәхмәтен белдерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:04
Кояш чыга
7:14
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
13:49
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
Rambler's Top100