Шәкертләрнең белемен арттыру һәм шул ук вакытта күңелле итеп ял итү максатыннан Кукмара мәдрәсәсендә төрле мәдәни чаралар оештырыла. Узган айда ир-егетләр катнашында “Мөслимнәр бәйгесе” дип аталган ярыш уздырылса, бу юлы хатын-кызлар төркемнәре арасында “Башваткыч” дигән күңелле бәйге үтте. Анда катнашучылар ислам дине белән бәйле төрле төшенчәләрне белдерүче сүзләрне куелган сорау буенча әйтеп бирергә тиеш иде. Бәйгедә катнашкан өч төркемнең һәммәсе дә җаваплар бирүдә бик актив булды. Әмма жюринең ахыргы нәтиҗәсе буенча җиңүчеләр буларак Абдуллина Тәнзилә һәм Гафарова Фирдәния билгеләп үтелде. Аларга һәм аеруча актив җавап бирүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Кукмара мәдрәсәсендә “Башваткыч” уены үткәрелде
22 март 2018 ел 16:50

Соңгы яңалыклар

Мөслимәләр берләшмәсе Апаста татар халкының киләчәгенә багышланган җыенда катнашты
26 февраль 2021 ел 17:57

Югары Осланда "Каен" балалар бакчасында сабыйлар белән районкүләм "Татар кызы, татар малае – 2021" конкурсы үткәрелде
24 февраль 2021 ел 18:41
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы