Актаныш районы Халидә мәчетендә ифтар мәҗлесе оештырылды
07 июнь 2018 ел 10:56
Актаныш районы Җәмигъ һәм Бүләк мәчетләрендә, авыл җирлекләрендә Рамазан ае дәвамында ифтар мәҗлесләре үтте. 2 июнь көнне Күҗәкә авыл җирлегенең Халидә мәчетендә район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин катнашында шундый мәҗлес оештырылды. Әлеге авылдагы мәчет төзелешенә күп өлеш керткән Әлфәрит Нәбиев гаиләсе, балалары, апа-сеңлесе белән бергәләп ел да ифтар ашы үткәрә. Быелгысында да барлык авылдашлар килгән иде.
Соңгы яңалыклар
10 апрель 2018 ел 17:08
09 апрель 2018 ел 13:10
06 апрель 2018 ел 10:59
06 апрель 2018 ел 10:11