Казан шәһәренә сәфәр

22 июнь 2018 ел 15:04
Казан шәһәренә сәфәр
20 июнь көнне, җәйнең бик матур иртәсендә, Буа мөхтәсибәте мәркәзебез шәһри Казаныбызга 46 кешедән торган сәфәр оештырды. Сәфәребезнең максаты Буа шәһәрендә туып, хәзерге вакытта Казан шәһәренең  төрле мәчетләрендә имам-хатыйб булып эшләүче хәзрәтләребез белән таныштыру иде. Тәүге сәяхәтебезне иң борынгы тарихи “Мәрҗәни” мәчетеннән башладык.  Борисково бистәсендә урнашкан “Шамил” мәчете белән танышып чыкканнан соң өйлә намазын укыдык.  Башкалабызның йөзек кашы булган “Кол Шәриф” мәчете дә сәфәрчеләрнең күңелләренә хуш килде.   Физик мөмкинлекләре чикле булганнар өчен төзелгән бердәнбер  “Ярдәм” мәчете хәзрәтләре дә безне җылы кабул итте. Соңгы тукталыш итеп,  җиде манаралы “Рамазан” мәчетен сайладык. Чөнки әлеге күркәм мәчеттә үзебезнең якташыбыз, төрле дини югары уку йортларында укып чыккан Солтан хәзрәт Морадимов имам вазифасын башкакра. Алар буалылар өчен  чәй табыны да әзерләгәннәр иде. Мондый кирәкле сәфәрне  оештырган өчен Буа районы мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәновка, мөслимәләр берлеге әгъзасы  Гөлирә ханым Шәйдуллинага, Шамил хәзрәт Вәлиуллинга дин – кардәшләребез,  аеруча  90 яшен тутырган Сәлахова Факия һәм Мөхәммәтҗанова Фәһимә әбиләребез олуг  рәхмәтләрен җиткерде. 
Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
29
30
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100