Чаллы мөселманнары велосәяхәт кылды

17 июль 2018 ел 12:55
Чаллы мөселманнары велосәяхәт кылды

  Узган ял көннәрендә Яр Чаллы шәһәре мөселманнары велосипедларда Первомайский дамбасы буйлап табигатьтә йөрергә чыкты. Юл шактый озын һәм көннең эсселегенә  карамастан 12 юлчы җыелды. Нур-Ихлас мәчетеннән башланган маршрут урман эченнән узды. Мөселман юлчыларының 3-4 сәгатьлек велосәяхәтләре 30-35 чакрым тәшкил итте. Чарада Чаллы шәһәренең Нур-Ихлас, ГЭС мәхәлләсе, Утыз Имәни, Әбүзәр һәм башка мәчетләренә йөрүче 16 яшьтән өлкән булган мөселманнар катнашты. Өйләдә җәмәгать намазы укылды.

Велосипедчылар табигать матурлыгына сокланып һәм шул ук вакытта сәламәтлекләрен ныгытып кайттылар, сәяхәтне оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.

Ин шаа Аллаһ, спорт белән бәйле чаралар тагын оештырылыр дип көтелә. Киләсе сәяхәтләр турында мәгълүмат ВКонтакте, Инстаграммда һәм islamtatar.ru сайтында игълан ителәчәк. Рәхим итегез!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
4:45
Кояш чыга
6:51
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
Rambler's Top100