Бөгелмәдә Хаҗ сәфәренә баручылар өчен дәресләр узды

17 июль 2018 ел 15:20
Бөгелмәдә Хаҗ сәфәренә баручылар өчен дәресләр узды

  Шушы көннәрдә Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә 2018 елда Татарстан Диния Нәзарәтенең ХАҖ операторы белән хаҗга баручылар өчен әзерлек дәресләре узды. Изге сәфәргә җыенучыларга Хаҗның әһәмияте һәм төрләре  турында мәгълүмат бирделәр. Хаҗ кылуның фарызлары һәм вәҗибләре хакында сөйләделәр. Хаҗны ничек башкару, ихрам, тәлбия, тәваф, сәгый, вәкфа нечкәлекләрен аңлаттылар.Булачак хаҗиларның сорауларына җавап бирделәр. Быел Бөгелмә мөхтәсибәте хаҗга баручы 10 кешене әзерли, узган ел районнан 6 мөселман хаҗга сәфәр кылды. Хаҗга юлга чыгу өчен санаулы көннәр калып бара, булачак хаҗиларның букчалары инде әзер.   

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:23
Кояш чыга
5:30
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
5
Rambler's Top100