Буа авыл имамнарының чираттагы җыелышы узды

27 сентябрь 2018 ел 18:02
Буа авыл имамнарының чираттагы җыелышы узды

27 сентябрь көнне Буа районы мөхтәсибәте белән берлектә Буа мәдрәсәсендә имамнарның чираттагы җыелышы булып үтте. Ул Буа мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов һәм авыл имамнары катнашында узды.

Илмир хәзрәт үзенең чыгышында мөфтият, мөхтәсибәт куйган таләпләргә каршы килмичә, бердәм булып эш итәргә боерды. Диния нәзарәте тарафыннан 28 сентябрьдә Татарстан буенча гошер сәдакасын җыю көнлеген игъланын җиткерде. Ул шулай ук мәчетләр каршында дини укуларны башлап җибәрү турында чыгышын залдагыларга җиткерде.

Шамил хәзрәт Вәлиуллин имамнарга август аеның видеожурналын күрсәтте. Соңыннан авыл имамнарына октябрь ае өчен намаз вакытлары таратылды.

Җыелыш мәдрәсә ашханәсендә мул итеп әзерләнгән табын янында дәвам итте. Соңыннан догалар кылып, имамнар мәхәлләләренә таралыштылар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:26
Кояш чыга
7:42
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
13:30
Ахшам намазы
15:20
Ястү намазы
17:13
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
Rambler's Top100