Буа мәдрәсәсендә кичке укулар башланып китте

08 октябрь 2018 ел 17:32
Буа мәдрәсәсендә кичке укулар башланып китте

Буа мәдрәсәсендә кичке бүлектә укулар башлану уңаеннан зур тантана булып узды, Һади Атласиның тормыш юлына һәм педагогик эшчәнлегенә багышланан чара үткәрелде.  

Бу чарада Чүпрәле мөхтәсибәтеннән килгән кунаклар, Буа мәдрәсәсе мөдире Илмир хәзрәт Хәсәнов, мәдрәсә мөгаллимнәре, көндезге һәм кичке бүлек шәкертләре катнашты.

Беренчеләрдән булып Илмир хәзрәт тәбрик сүзләрен шәкертләргә  җиткерде, мәдрәсә эшчәнлеге белән таныштырып үтте.

Чүпләре имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт үзенең чыгышында гыйлемгә омтылырга, Буа белән Чүпләре араларын тагын да ныгытып яшәргә диеп, үзенең  тәбрикләвен җиткерде. Габдеррауф хәзрәт мәҗлесне  мөгәлимнәргә тәбрик сүзләре биреп алып барды.

Бәйрәмнең икенче өлешендә мәдрәсә мөдиренең беренче урынбасары Мөслим хәзрәт кунакларны һәм шәкертләрне  Һади Атласиның тормыш юлы һәм педагогик эшчәнлеге белән таныштырды, шәхес турында видео язма күрсәтелде. Габдеррауф хәзрәт Һади Атласиның җәмәгать эшлеклесе һәм тарихчы-галим, мәгърифәтче икәнлеген азсызыклап үтте.

Мәҗлес ахырында мәдрәсә мөдире Илмир хәзрәт быелгы  уку елы хәерлесе белән башланып китсен диеп дога кылды.

Шәкертләр уңай тәэсирләр белән сыйныфларына таралды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
29
30
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100