Әлки районы мәдәният йортында вәгазь кичәсе булып узды. Кичәнең махсус чакырылган кунагы - Казан шәһәренең Идел буе һәм Вахит районнары мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин булды. Кичәдә шулай ук район башлыгы урынбары Билалов Рәшит Әбрар улы катнашты. Йосыф хәзрәт "Фәкыйрьлек: кесә юкалыгымы, әллә күңел тарлыгымы? " дигән вәгазь сөйләде. Хәзрәт район халкының, килгән кунакларның сорауларына да җавап бирде. Вәгазь кичәсе ахырында район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев, Йосыф хәзрәткә рәхмәт сүзләрен җиткерде, мондый очрашулар дәвамлы булуын теләп калды.
Әлки районы мәдәният йортында вәгазь кичәсе булып узды
07 ноябрь 2018 ел 11:57

Соңгы яңалыклар

Кама Тамагы һәм Тәтеш мөхтәсибәтләре имамнары өчен чыгыш ясау осталыгы дәресләре үтте
22 ноябрь 2022 ел 10:11

Чаллы Яр мәчете Мәүлид аена багышланган "Без Мөхәммәд өммәте" исемле чара оештырды
31 октябрь 2022 ел 11:07
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы