Чаллы имамнары җыелышы узды

15 февраль 2019 ел 14:33
Чаллы имамнары җыелышы узды
14 февраль көнне шәһәрнең “Нур-Ихлас” мәчетендә Чаллы имамнарының бу елны беренче җыелышы булды. Ул “Утыз Имәни” мәчете Инсаф хәзрәт Сәүбәновның Коръән укуы белән башланып китте. Җыелышның беренче яртысында төп мәсьәләләр булып, якынлашып килүче балаларның Коръән уку бәйгесе, татарча көрәш һәм кул көрәше буенча турнир алынды. 27 һәм 30 март көннәрендз уздырылачак бу ике чара өчен, үткән еллар тәҗрибәсен истә тотып, катнашучыларны сайлап алу кагыйдәләре кабул ителде һәм хөкемдарлар сайланды. Мәҗлеснең икенче яртысында моргта мәетләр белән эш итү һәм мәчетләрдә янгын куркынычсызлыгы турында фикер алышынды. Шулай ук бу елны мәчетләрдә үткәреләчәк дәресләр темалары һәм планлаштырылган яңа проектлар каралып китте. Мәҗлес ахырында “Ихлас” мәчете имамы Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин хәзрәтләрне “Ихсан” хәйрия фондының 2018 ел эшчәнлеге белән таныштырды. Җыелыш икенде белән кичке намазлар арасында узды.
Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
29
30
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100