Буа шәһәре һәм авыл имамнарының чираттагы җыелышы узды

28 февраль 2019 ел 17:42
Буа шәһәре һәм авыл имамнарының чираттагы җыелышы узды

28 февраль көнне Буа мәдрәсәсендә шәһәр һәм авыл мәчетләрендә хезмәт куючы имамнарның җыелышы булып узды. Бу мөһим чара Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов һәм мөхтәсибәттә эшләүче ярдәмчеләре катнашында узды. Җыелыш гыйнвар аеның видеожурналын карау белән башланып китте. Аннан "Татмедия" акционерлык җәмгыятенең "Буа-информ" филиалының редакторы Гакыйл Камалетдинов Буа мөхтәсибәте, мәдрәсәнең эшчәнлеген чагылдырган язмалар өчен Илмир хәзрәт Хәсәновны, Ринат хәзрәт Ибраһимовны, Дамир хәзрәт Тажетдиновны, Шамил хәзрәт Вәлиуллинны һәм Рөстәм хәзрәт Хәйбуллинны Мактау хаты белән бүләкләде һәм киләчәктә дә аларга иҗади уңышлар теләде.

Илмир хәзрәт Хәсәнов имамнарга 27 февраль көнне булган Аксакаллар пленар утырышы турында информация җиткерде. Аннан ул татар телен үстерү, мәет җирләү турында чыгыш ясады. Аксакаллар рәисе Кадим хәзрәт Мөбарәкшин авылларда балалар белән бәйге үткәрергә кирәк дигән фикерен җиткерде.

Фәһим хәзрәт Сөләйманов зиратларның торышы һәм аны тәртипкә китерергә кирәклеге турында сөйләде.

Хәзрәтләргә март аена намаз вакытлары таратылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:58
Кояш чыга
6:02
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
15:00
Ахшам намазы
16:59
Ястү намазы
18:39
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
29
30
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100