Кичә Буа районы Адав-Толымбай авылында мәчетләр каршында кусрларны тәмамлау хөрмәтенә ике авыл халкы катнашында дини викторина уздырылды. Чараны күп еллар мөгаллимә булган Гөлсинә абыстай алып барды. Викторинада “Толымбай” һәм “Наратбаш” командалары көч сынашты. Гөлгенә абыстай Сәлахова шәкертләргә гыйлем туплау турында нәсыйхәтләрен җиткерде. Толымбай авылы укучылары Гөлсинә ханымга үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерде. Буа мөслимәләр рәисе Гөлирә абыстай Шәйдуллина ике авыл шәкертләренә гыйлем юлында дәвамлылык теләде. Авыл имамы Линар хәзрәт Гыйззәтуллин чараны дога кылып тәмамлады. Ике авылны бергә җыеп, шундый дустанә мәҗлес оештырганы өчен Гөлсинә ханыма Буа мөхтәсибәте олы рәхмәтен җиткерә.
Буа районы Адав-Толымбай авылында викторина узды
12 апрель 2019 ел 11:23

Соңгы яңалыклар
Югары Осланда укучылар белән Исламда әхлакый тәрбия конференциясе һәм ислам нигезләренә багышланган викторина булып узды
31 гыйнвар 2019 ел 13:38
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы