Чаллыда шәкертләрне бүләкләделәр
13 май 2019 ел 10:37
12 май көнне Сидоровка бистәсендә урнашкан "Ихлас" мәчетендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан булдырылган "Школа одного дня" программасы буенча белем алган укучыларның беренче чыгарылышы булып узды. Биш дәрес эчендә Ислам дине нигезләре белән танышкан шәкертләрне котларга шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин чакырылган иде. Үзенең чыгышында ул дин кушканча яшәүнең һәм аны өйрәнүнең мөһимлеге турында ассызыклап үтте һәм шәкертләрне укуны уңышлы тәмамлаулары белән тәбрикләде. Соңрак укучыларга шәһадәтнамәләр һәм бүләкләр, ә аларга белем биргән укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.
Соңгы яңалыклар
11 сентябрь 2017 ел 11:24
Әбубәкер хәзрәт "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында вәгазь сөйләде.
11 сентябрь 2017 ел 10:05
Әлеге чара авыл халкы өчен оештырылды.
11 сентябрь 2017 ел 09:47
Вәгазьне Ирек хәзрәт Сәләхиев сөйләде.
11 сентябрь 2017 ел 09:16