04 июль көнне Кайбыч мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә чираттагы имам-хатыйблар җыелышы узды. Җыелышның көн тәртибендә җәйге рухи сәләмтләндерү үзәкләренең эшчәнлеген планлаштыру иде. Быел балалар өчен җәйге курслар 15-28 июль көннәрендә 10:00 дән 14:00 кадәр Олы Кайбыч, Борындык, Шүшермә, Колангы, Урсак, Мөрәле, Ю. Кошман, Т.Кошман, Кече Кайбыч, Бәрлебашы, Салтыйган, Иске Чәчкаб, Чүти авылларында эшләячәк. 1-9 класста укучы балаларны әлеге дини курсларга чакырып калабыз. Әлеге дини курсларның ахырында шәкертләр өчен 28 июль көнне Олы Кайбыч авылының Сабантуе мәйданында балалар Сабантуе оештырылачак. Җыелыш ахырында имамнар дәүләт оешмаларына хисапларын бирделәр һәм кышкы ягулык чорына әзерләнә башладылар.
Имамнар рухи саләмәтләндерү үзәкләрен оештыруга әзерләнә
04 июль 2019 ел 14:23

Соңгы яңалыклар

Тәтеш мөхтәсибәтендә - корбан ашлары
Әлеге чара авыл халкы өчен оештырылды.
11 сентябрь 2017 ел 09:47
Шәкертләр ял итәргә чыкты
Ык елгасы яр буенда учакта тәмле ризыклар әзерләнгән иде.
08 сентябрь 2017 ел 13:53
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы