Югары Осланда имамнар шәһадәтнамә алдылар

30 октябрь 2019 ел 10:23
Югары Осланда имамнар шәһадәтнамә алдылар

Бу көннәрдә  Югары Ослан районының Үзәк мәчетендә имамнар җыелышы булып узды. Әлеге чаралар Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәровның  хакимият бинасында район Башкарма комитеты урынбасары Гөлия Камалетдинова белән очрашуы, соңыннан имамнарны сәләмләве, Коръән аятьләрен укып, дога кылу һәм хәзрәтнең бик үтемле вәгазе  белән башланып китте. Җыелышта   Гали хәзрәт имамнарны мөхтәсибәтнең эшләнгән эшләре, алдагы айларга  куелган эш планы белән таныштырды. Равил хәзрәт үзенең чыгышында имам-хатыйбларга дини вазифаларын Коръәнгә һәм пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлләм сөннәтенә, шулай ук Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең һәм мәхәлләнең Низамнамәсенә туры китереп үтәргә тиешлеген ассызыклап үтте, имамнарга шәһадәтнамәләр тапшырды. Мөхтәсибәттә гошер садакасы җыюга зур өлеш керткәне өчен Мулланур Вахит авылы имамы Марат хәзрәткә мөхтәсибәт исеменнән бүләк тапшырды. Җыелыш Коръән аятьләрен укып дога кылу, өйлә намазы һәм төшке аш белән тәмамланды.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
1:53
Кояш чыга
4:32
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Rambler's Top100