Бу көннәрдә Югары Ослан мәчетендә имамнар җыелышы булып узды. Бу җыелышта район имамнары, мөхтәсиб һәм чакырылган кешеләр катнаштылар. Гали хәзрәт имамнарны мөхтәсибәттә үткәрелгән чаралар белән, кайбер мөхәлләләрнең эшчәнленә кыскача анализ ясап үтте. Районда һәрбер мәчеттә киләсе елларда төрле чаралар үткәрү, мәктәпләрдә укучы балалар арасында дини викториналар уздыру һәм башка эшләрне оештыруны тәкъдим итте. Имамнар белән Диния нәзәрәтенең имамнар тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында "Нигезләмә"сенең кайбер пунктларын җентекләп укып, карап чыктылар һәм бу тәләпләрнең дини йолаларны үтәгәндә куллану ассызыклап үтелде. Җыелыш Коръән аятьләрен укып дога кылу, мөхтәсибәт тарафыннан оештырылган төшке аш һәм җәмәгать намазын уку белән тәмамланды.
Югары Ослан районында имамнарның чираттагы җыелышы узды
23 декабрь 2019 ел 16:31
Соңгы яңалыклар

Чистай районы Кызыл Ялан авылында корбан ашы узды
Әбубәкер хәзрәт "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында вәгазь сөйләде.
11 сентябрь 2017 ел 10:05

Тәтеш мөхтәсибәтендә - корбан ашлары
Әлеге чара авыл халкы өчен оештырылды.
11 сентябрь 2017 ел 09:47
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы