Чирмешәнлеләрнең гошер сәдакасын мәдрәсә шәкертләренә озатачаклар

11 сентябрь 2020 ел 11:31
Чирмешәнлеләрнең гошер сәдакасын мәдрәсә шәкертләренә озатачаклар

Көзен бакчаларда өлгергән уңышның бер өлешен ятимнәргә, мескеннәргә, мохтаҗларга үзебездән өлеш итеп бирү ислам динендә яхшы гамәл булып санала, ул гошер дип атала. Чирмешәнлеләр быел да бу изге эштән читтә калмый.

Гошер - су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен, ә хезмәт куеп, су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлешен сәдака итеп бирү.

Район мөхтәсибәтеннән хәбәр итүләренчә, Якты Тау, Кара Чишмә, Әмир авылларында гошер җыелган да. Халкыбызның әлеге сәдакалары ел да Казанның Ярдәм мәчетенә, Меңъеллык, Мөхәммәдия мәдрәсәләренә, Чаллы шәһәренең Ак мәчет мәдрәсәсенә озатыла.

-Быел да шулай итәчәкбез. Гошер тапшырырга теләүчеләр бу хакта үз авылларының мәчет имамына әйтсеннәр яисә сәдакаларын мәчетләргә китерсеннәр иде. Соңыннан, җыелганнарны без тиешле урыннарга озатабыз. Халкыбызга Ходайның рәхмәте булсын инде, Аллаһ Тәгалә тапкан малларыбызга бәрәкәт бирсен, - ди район мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов. -Тирә-юнебездә фәкыйрьләр, караучысыз калган, ярдәмгә мохтаҗ өлкән кешеләр, ятим-ятимәләр, балалар һәм картлар өчен интернат-йортлар барлыгын истә тотып, аларга да өлеш чыгару зарур. Шулай итсәк, без Аллаһының рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешербез.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
2:05
Кояш чыга
4:38
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
16:32
Ахшам намазы
18:51
Ястү намазы
20:49
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Rambler's Top100