Чаллыда имамнар җыелышы узды

18 сентябрь 2020 ел 09:52
Чаллыда имамнар җыелышы узды

16 сентябрь көнне икенде намазыннан соң Чаллы шәһәре мөхтәсибәтендә чираттагы имамнар җыелышы булып узды. Аның барышында беренче чиратта "Террорчылыкка - юк" айлыгы кысаларында мәчетләрдә үткәрелгән чаралар турында сүз алып барылды. Мәҗлес кунагы буларак Чаллы шәһәренең җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге башлыгы Галиуллин Рөстәм Рәфикъ улы чакырылган иде. Ул имамнарның мәчетләрдә халык белән экстремизмга каршы эш алып баруның мөһимлеген исләренә төшереп үтте.

Җыелышның икенче өлешендә якшәмбе укулары һәм татар теле курслары турында фикер алышу булды. Әлфәс хәзрәт билгеләнгән мәчетләрдә октябрь аеннан татар теле дәресләрен үткәрә башларга һәм дини дәресләргә бары тик аккредитация узган мөгалимнәрне генә кертергә боерык бирде. Мәҗлеснең соңгы өлешендә имам-мөхтәсиб тарафыннан Чаллы шәһәре мөхтәсибәтендә дәгъват бүлеге җитәкчесе һәм "Ихлас" мәчетенең вакытлыча имам-хатыйбы буларак Инсаф хәзрәт Сәүбәновны, ә "Утыз-Имәни" мәчете имам-хатыйбы Салихҗан хәзрәт Гайниевны мөхтәсибәтнең Аксакаллар шурасы рәисе итеп куярга тәкъдим ителде. Имамнар әлеге тәкъдимнәрне бертавыштан кабул иттеләр. Ә 17 сентябрь көнне Инсаф хәзрәт Сәүбәновны "Ихлас" мәчете мәхәлләсе халкы белән якыннан таныштыру мәҗлесе булып үтте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Rambler's Top100