Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте татар телен өйрәнү дәресләренә чакыра

24 сентябрь 2020 ел 16:05
Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте татар телен өйрәнү дәресләренә чакыра

ТАССР төзелүгә 100 ел тулу һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Туган тел елы кысаларында, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте барлык теләүчеләрне "Без -- татарлар" дип аталган татар телен өйрәнү курсларына укырга чакыра.

Беренче дәрес 1 октябрь көнне сәгать унда үзәк мәчеттә үтәчәк. Уку срогы - 6 ай, дәресләр атнага ике тапкыр булачак. Укыту эшенә дипломлы белгечләр - татар филологлары җәлеп ителә. Дәресләр "Хозур" нәшрият йорты тарафыннан әзерләнгән "Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен" ("Татарский язык. Для начинающих") дигән дәреслек буенча алып барылачак.

Татар теле курслары түләүсез эшли. Укуны уңышлы төгәлләгән тыңлаучыларга сертификат биреләчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Rambler's Top100