Буа шәһәренең 8-нче мәхәллә мәчетендә Мәүлид узды

05 ноябрь 2020 ел 10:55
Буа шәһәренең 8-нче мәхәллә мәчетендә Мәүлид узды

2 ноябрь көнне Буа шәһәренең яңа ачылган "Әбү Хәнифә" мәчетендә хатын-кызлар өчен Мәүлид кичәсе оештырылды.

Мәүлидтә якын-тирәдә торучылар, намазга йөрүчеләр һәм кунаклар катнашты. Ахшам  намазы укылганнан соң мәчет имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин Мәүлид ае турында кыскача вәгазь сөйләп, Мәүлид касыйдәләрен укыды. Кунакларга Пәйгамбәребезﷺ турында фильм күрсәтте. Районның Мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Шәйдуллина Гөлирә ханым оешманың эшчәнлеге белән таныштырды, ел әйләнәсендә нинди чаралар үткәрелеп килгәне турында сөйләде. Кунак булып килүче абыстайлар мөнәҗәтләр, шигырьләр башкардылар, мәчет турында үзләренең җылы сүзләрен әйттеләр. Госман мәчете мөгаллимәсе Равия абыстай мәҗлесне йомгаклап, илгә-көнгә догалар кылып тәмамлады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Rambler's Top100