Балык бистәсе мөхтәсибәте 2020 елга нәтиҗәләр ясады

15 декабрь 2020 ел 16:47
Балык бистәсе мөхтәсибәте 2020 елга нәтиҗәләр ясады

Бүген, рабигыль-ахир аеның 30-нчы көнендә (15-нче декабрьдә), Балык бистәсе мөхтәсибәтендә имамнарның ел нәтиҗәләренә багышланган җыелышы үтте. Әлеге чарада Татарстан мөфтияте вәкилләре, мөхтәсибәт хезмәткәрләре, районның барлык имамнары, чакырылган кунаклар катнашты.

Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров әлеге чарага җыелучыларга мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен тапшырды, мәхәлләләр эшчәнлеген алып бару, паспортизация, имамнарның Нәзарәт кабул иткән "Гыйбадәт кылулар турындагы" нигезләмәгә таянырга тиешлеге хакында сөйләп узды. Ул шулай ук бик теләп Коръән мәгънәләренең татар теленә  тәрҗемәсе – «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын әзерләү тарихы белән таныштырды һәм аны имамнарга тапшырды.

Җыелышта шулай нәзарәтнең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Габбас хәзрәт Кадиров катнашты, ул дәгъвәт кылуның мөһимлеге хакында сөйләде. Ахырдан сорауларга җавап бирү һәм бүләкләүләр узды. 2020 ел нәтиҗәләре буенча, Балык бистәсе мөхтәсибәтенең гошер җыю буенча республика күләмендә беренче урынга чыгуы ассызыклап әйтелде, бу эштә актив катнашкан имамнарга рәхмәт белдерелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
29
30
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100