Әгерҗе районы имамнары җыелышы узды

20 гыйнвар 2021 ел 16:28
Әгерҗе районы имамнары җыелышы узды

Бүген Әгерҗе шәһәрендә район имамнары җыелышы узды.

– Имамнар җыелышында каралачак төп мәсьәлә быелның апрель аенда сайланачак мөфти вазифасына кандидатлар тәкъдим итү иде, – диде район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды. Ведомстводан тыш сак хезмәте вәкилләре мәчетләргә куркынычсызлык паспортларын ясату хакында бәян иттеләр.
15 ел дәвамында Көчек авылы мәчете имамы вазифасын башкарган Госман хәзрәт Рәсүлевка Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рәхмәт хаты тапшырылды. Киләчәктә бу мәхәлләдә имам вазифасын Рәшит хәзрәт Галләмов башкарачак.

Имамнарга Татарстан мөфтияте тарафыннан әзерләнгән “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы таратылды.

Утырышта район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Rambler's Top100