Чүпрәле яшьләре ифтар үткәрде

15 апрель 2021 ел 11:40
Чүпрәле яшьләре ифтар үткәрде

Изге Рамазан аеның беренче көнендә үк Чүпрәле мөселман яшьләре ифтар мәҗлесе үткәрергә теләк белдерде.

Ифтар ашлары Иске Чүпрәле авылы мәчетендә һәм район үзәгендә «Савап-кебаб» кафесында узды. Чара Чүпрәле районы мөхтәсибәте ярдәмендә эшмәкәрләр белән берлектә оештырылды. Анда Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мөхтәсибәтнең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Илмир Измайлов, Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, шулай ук Мордовиядән килгән кунаклар – эшмәкәрләр катнашты.

Чүпрәле яшьләре ифтар ашына урамда зур казаннар асып пылау пешерделәр, самоварлар белән чәйләр кайнаттылар, тәм-томнар тәкъдим иттеләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2

Соңгы яңалыклар

Чистай районы Кызыл Ялан авылында корбан ашы узды

Әбубәкер хәзрәт "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында вәгазь сөйләде.

11 сентябрь 2017 ел 10:05

Тәтеш мөхтәсибәтендә - корбан ашлары

Әлеге чара авыл халкы өчен оештырылды.

11 сентябрь 2017 ел 09:47

Балаларга вәгазь сөйләделәр

Вәгазьне Ирек хәзрәт Сәләхиев сөйләде.

11 сентябрь 2017 ел 09:16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы