Чүпрәле районы Минзаһит мәчетендә ифтар мәҗлесләре узды

12 апрель 2023 ел 12:20
Чүпрәле районы Минзаһит мәчетендә ифтар мәҗлесләре узды

Рамазан аеның 19-20 нче көннәрендә (10-11 апрельдә) Чүпрәле районы, Яңа Чүпрәле авылының Минзаһит мәчетендә ифтар мәҗлесләре узды. Анда Иске һәм Яңа Чүпрәле авылларында яшәүче 200 гә якын мөселман катнашты. 

Беренче көнне ир-атларның ифтар мәҗлесе уңаеннан оештырылган чара район имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдиновның Коръән ае фазыйләтләре турында вәгазь сөйләвеннән, ил-көн иминлеге өчен дога кылудан башланып китте. Данир хәзрәт уразаның асылы таң атканнан кояш батканчыга кадәр ашау-эчү, якынлыктан тыелып тору түгел, ә телеңне – яман сүзләрдән, күңелеңне – бозык уйлардан, нәфесеңне тыярга кирәклеге турында аңлатты. Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмир Измайлов чыгыш ясап, шушы җирлектә яшәүче милләттәшләребезнең бердәм булып ифтар мәҗлесләре уздыруын билгеләп үтте.

Авыз ачып, җәмәгать белән ахшам намазы укыганнан соң, ифтар мәҗлесе мул табыннар артында дәвам итте. 

Икенче көнне хатын-кызлар өчен оештырылган ифтар мәҗлесен районның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Энҗия абыстай Шәрәфетдинова алып барды. Анда вәгазьләр сөйләнелде, Коръән укылды, мөнәҗәтләр башкарылды, сорауларга җавап бирелде, хатын-кызның гаиләдә тоткан урыны хакында сөйләшү алып барылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Rambler's Top100