Лениногорск мөхтәсибәте мөслимәләре Мәүлид уздырды

02 сентябрь 2025 ел 11:46
Лениногорск мөхтәсибәте мөслимәләре Мәүлид уздырды

Мөселман дөньясы Мәүлид аена кереп барганда, Лениногорск мөхтәсибәтенең Зәй-Каратай авылы мөслимәләре, Пәйгамбәребезне ﷺ искә алу нияте белән, беренчеләрдән булып бик күркәм чара уздырды.  Рәсүлебезнең ﷺ тормыш юлы һәм яшәү рәвешен, холкын искә алдылар, аның турында мөнәҗәтләр башкардылар, салаватлар әйттеләр.

Районыбыз мөхтәсибе Булат хәзрәт Рәүповның үтемле вәгазе нур өстенә нур булды. Ләйлә ханым барысына да салаватлар турында китапчык таратты. Авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова чараны күңел түренә үтәрлек иттереп  алып барды.

Соңыннан мәдәният йортыннан бөтенесе дә мәчеткә таба юнәлделәр. Ашханәдә ашап эчеп, дога кылдылар. Оештыручылар күп рәхмәт сүзләре ишеттеләр.

Шушы чарада катнашкан кешеләрдән Аллаһ риза булсын.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы