Нәзарәттә «Ислам-медиа» координацион советы төзү буенча җыелыш булды

18 декабрь 2015 ел 15:31
Нәзарәттә «Ислам-медиа» координацион советы төзү буенча җыелыш булды

Бүген Диния нәзарәтендә ислам темасын яктыртучы журналистларның «Ислам-медиа» координацион советы төзү буенча җыелыш булды. Анда Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батыр,  ТР МДНнең аппарат җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының эшләр идарәчесе Ләззәт Хәйдәров, Татарстан Президенты аппараты каршындагы дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе вәкиле Нурислам Гыйльметдинов  катнашты.

Очрашуга килүче журналистлар ислам кыйммәтләрен таратуда мөселман һәм дөньяви масс-медиаларның урыны турында сөйләште, дини тематика язучы журналистларның мәгълүмат алу, туплау һәм тарату юлларын барлау һәм экстремизм, радикализм кебек күренешләрне кисәтү юнәлешендә нәтиҗәле эшләү турында да фикер алышты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы