28 гыйнварда Буа мөхтәсибәтендә шәһәр һәм авыл имамнарының беренче җыелышы булды. Имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов имамнарга авылларда вәгазь кичәләре һәм якшәмбе укулары оештырылачагын хәбәр итте, мөфти Камил хәзрәтнең кайбер боерыклары белән таныштырды һәм башка эшлекле мәсьәләләрдә тукталды. Һәр мәхәллә имамына мөхтәсибәт исеменнән чалмалар һәм намаз вакытлары таратылды. Якын арада Буа мөхтәсибәтендә имамнарның белемнәрен күтәрү курыслары һәм дин әһелләре арасында бәйге оештырылачак.
Буа имамнары җыелышы
29 гыйнвар 2016 ел 10:49
Соңгы яңалыклар
Казанның 50 пенсионерына Нәзарәттән Өлкәннәр көне декадасы хөрмәтенә бәйрәм күчтәнәчләре өләштеләр
10 октябрь 2025 ел 15:50
Казанда яшь мөселманнар өчен «Яшь кияү» ислам курсының икенче агымы башланды
09 октябрь 2025 ел 10:03
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


