Кукмара Үзәк мәчетендә вәгазь кичәләре үткәрү район мөселманнары көтеп алган, күркәм гадәткә әверелгән чараларның берсе. Соңгы елларда шундый вәгазь кичәләренә халык концерт-тамашаларга кебек бик күпләп килә. Әйе, җан-рухларын тынычландырыр өчен милләттәшләребез бүген җыр-моңга генә түгел, үгет-нәсыйхәткә, хикмәтле сүзгә, белемле дин әһеленең киңәшенә дә мохтаҗ булуын аңлый башлады.
29 гыйнварда Кукмара районына мәртәбәле кунак - Түбән Кама шәһәре имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин килде. Көндез ул Аш-Буҗи авылында җомга намазын үткәрде, кичен исә Үзәк мәчетнең зур залында чыгыш ясап, “Йортка керү әдәпләре” дигән темага вәгазь сөйләде. Аять - хәдисләр, тормыштан алынган мисаллар, хикмәтле киңәш - нәсыйхәтләрдән гыйбарәт булган вәгазь тыңлаучылар өчен бик яхшы әдәп-әхлак дәресе булды. Сәгать ярым барган вәгазьдән соң Йосыф хәзрәт сорауларга җавап бирде, шул исәптән хәзерге иҗтимагый вәзгыять белән бәйле булган кайбер мәсьәләләргә ачыклык кертте (әйтик, ИГИЛның мөселманнарга зур зыян салучы җинаятьчел төркем булуын аңлатты).
Җыенда катнашкан Кукмара районы имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин барлык тыңлаучылар исеменнән кунакка рәхмәтен җиткереп, әлеге вәгазь кичәсенең файдалы, нәтиҗәле, бәракәтле булуын теләп калды.
Ришат Курамшин,
Кукмара мәдрәсәсе мөдире









