Бу көннәрдә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Мисырга эшлекле сәфәр кыла. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Голәмәләр шурасының гыйльми сәркатибе, проректор Рөстәм Нургалеев Әл-Әзһәр университеты җитәкчесе, шәех Әхмәд Тайиб, Әл-Әзһәр университеты профессоры, доктор, шәех Ибраһим Сәлах Әл-Һөдһөд белән очраштылар.
Әлеге очрашуда дин әһелләре ислам мәгарифенә кагылышлы мәсьәләләр хакында фикерләштеләр. Алар Россиядән Әл-Әзһәр университетына укучыларны бары тик Ислам мәгарифе советы юлламасы буенча гына кабул итү турында сөйләштеләр. Әлеге Россия күләмендә эшләүче советны сәяси фәннәр докторы Рафыйк Мөхәммәтшин җитәкли.
Бездәге дини югары уку йортлары Әл-Әзһәр университетының сәнавия дәрәҗәсенә тигезләнәчәк. Ягъни, бездә югары дини гыйлем алган кеше Әл-Әзһәрнең теләгән факультетына беренче курска укырга керә алачак. Моңа кадәр чит илдән килүчеләргә биредә башта башлангыч гыйлем алу мәҗбүри иде.
Шулай ук ислам академиясен булдыруда Мисыр дин белгечләре белән хезмәттәшлек итү турында килештеләр. Чит илләрдә таралган Татар дин галимнәренең борынгы кулъязмаларын эзләп бастыру эшендә Мисырның гыйлем үзәге ярдәм итәчәк.
Мөфтинең Мисырга эшлекле сәфәре кысаларында очрашулары алга таба да көтелә.






