Бу көннәрдә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Мисырга эшлекле сәфәр кыла. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин урынбасары, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Голәмәләр шурасының гыйльми сәркатибе, проректор Рөстәм Нургалеев белән бергә Мисыр дәүләтенең Вакф министры, ислам эшләре буенча югары шура рәисе, Әл-Әзһәрнең ислам тикшеренүләре буенча академия әгъзасы, профессор Мөхәммәд Мохтар Җомга белән очрашты.
Татарстан вәкилләре Мисыр дин белгечләрен 21 майда Болгарда уздырылачак җыенга чакырдылар. Шулай ук очрашу вакытында экстремизмга һәм террорлыкка каршы көрәш буенча ике айлык курслар уздыру хакында сөйләшү булды. Моннан тыш ихтыяҗ туганда Мисыр дин галимнәрен безгә чакыру һәм укытулар оештыру хакында килешенде.
Очрашу ахырында мөфти Мисыр матбугат чараларына Татарстан мөселманнары эшчәнлеге һәм төрле илләр белән дини гыйлем туплау, үстерү ниятеннән хезмәттәшлек итү юлларын барлау хакында сөйләде.
МӨФТИ КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН МИСЫРГА ЭШЛЕКЛЕ СӘФӘР КЫЛА





