Кичә Ютазы районындагы “Фәнис” мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеге шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы булды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгарылыш курс студентларын мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин котлады. Хәзрәт яшь мөселманнаргы һәрвакыт белем алу юлында һәм алган гыйлемнәрен өммәтебез файдасына кулланырга чакырды.
Чарада шулай ук күрше район имам-мөхтәсибләре катнашты: Азнакай, Баулы, Ютазы, Лениногорск һ.б.
Мәдрәсә директоры Марат хәзрәт Мәрдәншин үз чиратында Диния нәзарәтен мәдрәсәгә һәрдаим ярдәм итеп торуы өчен, ә мөгаллимнәргә белем бирүдә зур тырышлык күрсәткәннәре өчен рәхмәтләрен җиткерде.




