31 мартта Буа мәдрәсәсендә район имамнарының белемен күтәрү максатыннан оештырылган курслар төгәлләнде. Өч көн дәвамында 40 лап гакыйдә һәм Коръән буенча гыйлемнәрен арттырды. Дәресләрне Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов һәм Ильяс хәзрәт Сабиров алып барды.
Ябылу тантанасында Илмир хәзрәт имамнарга рәхмәт сүзләрен җиткерде, якынлашып килүче Раҗәб ае белән котлады һәм бу нисбәттә мөхтәсибәттә узачак чаралар белән таныштырды. Имамнарга апрель аена намаз вакытлары, һәм “Шура” журналлары таратылды.
Шул ук көнне Буа мәдрәсәсендә Коръән уку оештырылды. Шәһәр һәм авыл абыстайлары, мөслимәләр мәдрәсәдә атнага икешәр тапкыр килеп Коръәнне тулысынча укып чыкты. Хәтемне Ильяс хәзрәт Сабиров алып барды. Соңыннан илебезгә, район һәм шәһәребезгз иминлек, татулык сорап мәдрәсәгә хәерле дәвамлыклар насыйб булсын дип догалар кылынды. Чарада мәдрәсә директоры Рәшид хәзрәт Маликов, Буа районы имам-мухтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, авыл имамнары катнашты.







