30 апрельдә Чертуш авылында вәгазь кичәсе булып үтте. Чарага кунак буларак Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров чакырылган иде. Ул халыкка үтемле вәгазен сөйләде һәм сорауларына җавап бирде.
Чара кысаларында озак еллар дәвамында имам булып хезмәт иткән Рәфәгать хәзрәткә һәм мәзин Гомәр хәзрәткә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Кичәдә шулай ук эчтәлекле фильм да каралды.




