Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары белән очрашты. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган ветераннарны хөрмәтләү мәҗлесе “Туган авылым” комплексында уздырылды. Әлеге ел саен уздырыла торган һәм күркәм бер традициягә әверелгән чарага мөхтәсибәтләрдән 50 гә якын ветеран җыелды. Казанга иң ерак саналган Аксубай, Ютазы, Актаныш кебек районнардан да мөхтәрәм картлар мөфти белән очрашабыз дип килгәннәр иде.
Чарада аларны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән шулай ук баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Илдар хәзрәт Баязитов, Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Татарстан Республикасы ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков, “Нурулла” мәчете имам-хатыйбы Габдулла хәзрәт Галиуллин, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам- мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәм башкалар котлады.
Чарада дин әһелләре өлкәннәргә сугышта һәм тылда күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерсәләр, өлкәннәр исә хатирәләре белән бүлештеләр.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Аллаһы Тәгалә өлкән яшьтәге ветераннарыбызга исәнлек-саулык, озын гомер һәм җан тынычлыгы бирсен. Картлык көннәрендә кадер-хөрмәт күрергә насыйп итсен. Балалар, оныклар бәхетен, шатлыгын күреп яшәргә язсын”, -дип теләде. Шулай ук ул мөселманнарның Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш кертүләре хакында әйтеп, олуг галим, шәех Зәйнулла Рәсүлевнең улы мөфти Габрахман Рәсүлевнең 1942 елда чыгарган фәтвасы белән таныштырды. “Рәсүлевнең әлеге фәтвасы Советлар Союзындагы барлык мөселман халкы телләренә тәрҗемә ителеп, алар яшәгән җирләрдә таратыла һәм мәчетләрдә вәгазь вакытында укыла торган була. Әлеге мөрәҗәгать шулай ук «Труд» газетында дөнья күрә. Бу мөселманнарның туплануына зур этәргеч була”, - диде мөфти.
Мәҗлес ахырында тугызынчы дистәне ваклаучы өлкәннәргә нәзарәт әзерләгән күчтәнәчләр өләшенде. Шулай ук алар бик теләп мөфти белән аралаштылар, үзләренең үгет-нәсихәтләрен дә җиткерделәр. Аннары үзара җылы аралашу истәлеккә фотоларга төшү белән дәвам итте.




