Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының Цивилизацияләр партнерлыгы директоры Вениамин Попов "Россия - ислам дөньясы" Стратегик күзаллау төркеме утырышында Болгар академиясен бүген иң зур ислам проекты дип атады. Академияне ачу бөтен мөселман дөньясының из зур вакыйгасына әвереләчәк, дип ассызыклады ул.
РФ Тышкы эшләр министрлыгы илчесе Константин Шувалов үз чиратында: "Россия - ислам дөньясы" очрашуы идеясе чагылышы буларак хезмәт итәрлек Болгардан да яхшырак урын табу кыен. Стратегик күзаллау төркеменең башка әгъзалары кебек үк, мин биредә күргән тәэсирләрдән айный алмыйм", - диде. Ул чит ил кунаклары, өйләренә кайткач, бөтен ислам дөньясында дөнья мәдәни мирасының бу урыны турында белүенә һәм истән чыгармауга булышыр дигән ышаныч баглады.
Үзәк мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин утырышның соңгы елларда танып булмаслык үзгәргән Болгарда узуының символик булуын билгеләп үтте. "Ни генә әйтсәләр дә, илебез дин тотучылары, традицион конфессия вәкилләре дус һәм тату яши", - дип ассызыклады ул. Болгар академиясе турында сөйләгәндә Россия югары мөфтие: "Бүген безгә дөрес белем, стандартлар булу кирәк, гамәл һәм сүзләрдә аермалыклар булырга тиеш түгел. Бүген Якын Көнчыгышта барган вакыйгалар - белемсезлек, бер-береңне хөрмәт итмәү нәтиҗәсе. Диннән тыш, белем һәм кешелеклелек тә булырга тиеш", - дип ассызыклады РФ югары мөфтие журналистлар белән әңгәмәсендә.
"Кешеләр бер-берсендә үз туганын күрү, бер-берсен хөрмәт итү - чын цивилизация дә инде", - дип саный Тәлгать хәзрәт Таҗетдин. Аның фикеренчә, бу мәсьәләдә кадрлар әзерләячәк Болгар академиясе булыша ала.
"Кадрлар хәзер дә бар, әмма аларның күбесе өлкән яшьтә, аларның дини белеме, экстремист һәм террористларга каршы көрәшү, чын динне коткарып калу өчен көче һәм ихтыяры җитәрлек түгел. 14 гасыр буе безнең әби-бабаларыбыз тоткан чын динне саклап калырга һәм яшьләргә җиткерергә кирәк", - диде ул.
Утырышта Марокко Голәмәләр ассоциациясе рәисе Әхмәт Аббади, ТР мөфтие урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов һәм башкалар чыгыш ясады.
Болгар, 26 май, «Татар-информ», Алсу Сафина




