28 майда Чүпрәле районының Татар Шатрашаны авылындагы мәчетнең 25 еллыгы уңаеннан җыен уздырылды. Әлеге мәчет яңадан торгызылуга багышланган дини җыен - "Шатрашан укулары" беренче мәртәбә үткәрелде.
Чарада корбан ашлары әзерләү, вәгазьләр сөйләнде дип хәбәр итәләр мөхтәсибәттән.








