Нәзарәт вәкилләре Кырымда хаҗны оештыру мәсьәләләренә багышланган конференциядә катнаша

02 июнь 2016 ел 13:55
Нәзарәт вәкилләре Кырымда хаҗны оештыру мәсьәләләренә багышланган конференциядә катнаша

Бүген Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм “ДУМ РТ Хаҗ” программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов Симферополь шәһәрендә узган “Россия мөселманнарының хаҗын оештыру: үткәне һәм хәзергесе. Ислам терроризмга каршы” дип исемләнгән конференция эшендә катнаша. Чара Кырым Республикасының Министрлар Советында булды.

Россия мөселманнарының дини лидерлары катнашында үткән чарада 2016 елда хаҗны оештыру, транспорт мәсьәләләре һәм дөньяда террористик актлар арту сәбәпле, булачак хаҗиларны идеологик яктан әзерләү турында да фикерләштеләр.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин конференция делегатларына мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен җиткерде һәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан экстремизм, терроризмга каршы тору юнәлешендә алып барылган эшчәнлек хакында сөйләде. Аерым алганда, тыелган һәм террористик буларак танылган оешмаларны фаш итүче китаплар чыгару, аудио һәм видео форматта мөрәҗәгатьләр әзерләү, республика мәчетләрендә лекцияләр оештырылуын әйтте.

Сөйләшүләр барышында катнашучылар терроризм күренешләренең һәм мөселманнар аңына радикализм, милләтара һәм конфессияра дошманлык фикерләрен кертү максатыннан оештырылган актив экстремистик пропаганданың колач җәюе хаҗ кылуны катлауландыруы хакында фикер белдерделәр. Конференция делегатларының фикерләре махсус белдерүдә урын алды.

Чара кысаларында шулай ук “ДУМ РТ Хаҗ” программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов та чыгыш ясады.

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы