Күкшел авылында мәчет ачылды

06 июнь 2016 ел 10:13
Күкшел авылында мәчет ачылды

4 июнь көнне Кукмара районы Күкшел авылында яңа мәчет бинасын ачу тантанасы узды. Тантанада район хакимияте башлыгы С.Д.Димитриев, районның имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин һәм башка күпсанлы кунаклар катнашты.

Авылның моңарчы файдаланылган иске мәчет бинасы шактый тузган булу сәбәпле сүтелде. Яңа мәчетне заман таләпләренә туры килерлек итеп төзеделәр. Биредә зур, иркен намаз бүлмәсе, заманча җиһазландырылган тәһарәтханә, 150 кеше сыярлык аш мәҗлесләре үткәрү өчен зур зал һәм башка бүлмәләр бар. Зәвык белән эшләнгән күркәм мәчет үзенә җәлеп итеп тора. Авыл имамы Рамил хәзрәт Садыйков сүзләренә караганда, мәчетне төзүдә барлык авылдашлар да бик актив катнашкан. Шушы авылда туып үсеп хәзерге көндә читтә яшәүче авылдашлар да шактый зур матди ярдәм күрсәткәннәр. Рамил хәзрәт барлык авылдашларга да олы рәхмәтен җиткерде. Акчалата гына түгел, кул көче белән дә аеруча зур өлеш керткән якташларга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тантана өлешеннән соң, гыйбадәт залын тутырып, халык өйлә намазын укыды. Намаздан соң бәйрәмгә килүчеләрне тәмле пылау белән сыйладылар. Изге Рамазан аена авыл халкы өчен бик зур бүләк булган яңа мәчет ачылышы вакыйгасы биредә яшәүче мөселманнар күңелендә гомерлеккә сакланыр.

Ришат Курамшин

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы