Мәдрәсәдә диплом тапшыру тантанасы узды

06 июнь 2016 ел 17:33
Мәдрәсәдә диплом тапшыру тантанасы узды

3 июнь көнне Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеген тәмамлаган 19 шәкерткә дипломнар тапшырылды.

Чыгарылыш курс шәкертләрен өч ел дәвамында укып, имтиханнарны яхшы тапшырып һәм диплом эшләрен уңышлы яклаулары белән мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин тәбрикләде. Ул пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисен китерде: “Гыйлем иясе (галим), яки гыйлем алучы (шәкерт), яки гыйлемне тыңлаучы, яки гыйлемне сөюче бул. Ләкин бишенчесе (гыйлемне дошман күрүче) булма, һәлак булырсың”. Моннан аңлашылганча, һәркайсыбызга гыйлемле, белемле булырга омтылып, гыйлемне башкаларга да өйрәтү тиеш булуы хакында әйтелде һәм шушы әманәтне бүтәннәргә тапшыруның әһәмияте җиткерелде. Ильяс хәзрәт, сүзен йомгаклап, мәдрәсәне тәмамлаучыларны гыйлем үзләштерү һәм аны тарату юлында тукталмаска өндәде. Укучылар тәрбияләүдә һәм яшь буынны динле итеп үстерү эшендә уңышлар юлдаш булуын теләде.

Әлеге истәлекле вакыйгада күп кунаклар катнашты. Алар мәдрәсә тарихы белән танышты, үзләренең ихлас теләкләрен җиткерде.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге мөдире Айдар хәзрәт Карибуллин бишектән ләхеткәчә гыйлем алуның зур бурыч булуы хакында сөйләде һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенең республикабыз мәчетләренә имамнар әзерләүдә үрнәк булуын әйтеп узды, мәдрәсәбез ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншинга алга таба да эшендә уңышлар теләде.

Аннары уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Аяз хәзрәт Мингалиев сүз алды. Ул пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисен китерде: “Кем дә кем гыйлем алу юлына басса, Аллаһы аңа җәннәткә алып баручы юлны җиңеләйтә”. Аяз хәзрәт шәкертләргә гыйлем алу юлыннан беркайчан да читкә тайпылмаска чакырды.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров белемле кеше булып саналыр өчен биш шартны үтәргә кирәклекне әйтте: 1) остазыңны игътибар белән тыңларга; 2) дәрес вакытында сөйләшмәскә; 3) остазның сүзләрен истә калдырырга тырышырга; 4) алган белемнәреңне тормышта кулланырга; 5) белемнәрне башкаларга да ирештерергә. Нияз хәзрәт: “Сезнең һәрбарчаларыгызга да зур уңышлар телим, барыгызга да гыйлем алуны дәвам итәргә, Аллаһы ризалыгы өчен изге гамәл-гыйбадәтләр кылып яшәргә насыйп булсын”, – дип, ихлас теләкләрен тапшырды.

Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов милли гореф-гадәтләребезне онытмаска, динне һәм милләтне һәрвакыт бергә, бер-берсеннән аермыйча алып барырга боерды. Шулай булганда гына дин белән милләт бер-берсен тулыландырыр һәм туган телебезне үстерү, аны саклау һәм өйрәнү юлында яңа мөмкинлекләр туар дигән теләген белдерде.

Мәдрәсәбез остазы Ибраһим хәзрәт Шамилов чын күңелдән гыйлем үзләштергән барлык шәкертләргә дә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм динебез юлында армый-талмый озак еллар бергә хезмәт итүебезне теләде.

Тарих фәннәре докторы, профессор Наил Таиров 1917 нче елгы революциягә кадәр дин әһелләренең һәм татар имамнарының зур абруйга ия булуларын әйтеп узды һәм бүгенге көндә дә авылларда аларның универсаль шәхесләр булып калуларын яшермәде. “Муллалар һәрвакыт мәхәлләгә зур таяныч булган, авыр вакытлар да, шатлыклы көннәр дә халык белән бергә узган: алар мөгаллим дә, психолог та, табиб та, гомумән, авылда әйдәп баручы, мәхәлләне җитәкләүче булганнар”, – диде ул.

Шуннары унтугыз шәкерткә урта дини белем алу хакында дипломнар тапшырылды, җомга намазы укылды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы