6 июньдә - изге рамазан ае башланган көнне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның “Туган авылым” комплексында “Рамазан чатыры”н ачуда катнашты. Мөфти хәзрәтләре чатырга җыелган барча кунакларны, дин кардәшләребезне рамазан ае башлану белән тәбрикләде һәм уразалар тотарга Раббыбыз ярдәм итсен, дип теләде.
“Рамазан чатыры” хәйрия чарасы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан Хөкүмәте һәм Казан мэриясе, "Зәкят" хәйрия фонды, Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе ярдәме белән оештырылды. Биредә рамазан ае дәвамында төрле темаларга багышланган дини чаралар, очрашулар, Коръән кичәләре уздыру каралган. Ятим балалар, мохтаҗлар өчен ифтар ашлары уздыру ниятләнелгән. Ифтарларда теләгән һәркем катнаша ала.
Ифтар ашлары сәгать 20.00 дә башлана.




