Кичә Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров һәм Дин-Ислам мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибатуллин “Инсайт” клиникасы баш табибы Рөстәм Мирзин белән очрашты. Дин әһелләре табиб белән алкоголизм, наркомания һәм тәмәке ятьмәсенә эләккән пациентларга рухи тернәкләндерү хезмәте күрсәтү турында фикер алышты. Киләчәктә дин әһелләренең биредә дәваланучылар белән һәрдаим очрашып, дини-әхлакый эчтәлектәге сөйләшүләр уздыруы турында килешенде.
Мәгълүм булганча, мондый эшне нәзарәт хезмәткәрләре республиканың башка медицина оешмаларында да алып бара.








