Изге Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре Казанда гына түгел, ә республика районнарында да оештырыла. Түбән Кама районы Шәнгәлче авылына күрше-тирә авыллардан ураза тотучы мөселман кардәшләребез җыелып, бергә ифтар мәҗлесләре уздыра. Ахшам намазына кадәр халык мәхәллә имамы Илфат хәзрәт Назмутдиновның ислам кыйммәтләренә багышланган вәгазьләрен тыңлый һәм үзара аралаша, ә соңыннан үзләре үк әзерләгән ифтар ашында катнаша, таравих намазы укый.
Күптән түгел зур ифтар мәҗлесләре Аксубай, Буа, Чистай, Чаллы, Әлмәт мөхтәсибәтләрендә узды.







